Пәнҗешәмбе көндез һава температурасы минус 3-5 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Алдагы төнне республикада бераз кар явачак, урыны белән томан булуы ихтимал. Казанда һаваның минималь температурасы 7-дән 9 градуска кадәр салкын, аязганда – минус 13 градуска кадәр. Татарстан буенча 7-12 градус салкын көтелә, аязганда минус 16 градус.
17-нче декабрь көндез республикада һәм аның башкаласында синоптиклар урыны белән кар һәм буран булыр дип фаразлый. Казанда пәнҗешәмбе көнне һава температурасы минус 3-5 градус тәшкил итәчәк, республика буенча – минус 3-8 градус. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.