В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне «Казан Экспо»да музыкаль фестиваль узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). 17 нче декабрьдә Казан – Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә шәһәр яны поездлары йөреп торачак. Бу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә ел саен уздырыла торган «Татар җыры» музыкаль фестивален уздыру белән бәйле.
7602 нче номерлы поезд Казан станциясеннән 16:05 дә кузгалып китәчәк, Аэропорт станциясенә 16:25 сәгатьтә киләчәк. 7601 нче номерлы электричка өчен Аэропорт станциясеннән китү 21:50 сәгатькә планлаштырылган, Казан станциясенә килү 22:10 сәгатькә билгеләнгән. Поездлар тукталышсыз йөриячәкләр.
Аэропорт станциясеннән 20:35 китә һәм Казан станциясенә 22:10 килә торган 6713 номерлы поездны җәдвәлдән чыгарачаклар, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән +7(800)550-53-93 телефоны (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә), шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук кассалардагы һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында танышырга мөмкин.