В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча призерлар арасында Казан режиссеры Алмаз Нургалиевның документаль фильмы да бар.
Фото: «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). 17 нче августта Казанның Кабан күле яр буенда «Тамашачылар симпатиясе» номинациясендә «Алтын тәлинкә» II Төбәкара кинопремиясе лауреатларын бүләкләячәкләр.
Кинопремия призерлары арасында – Казан режиссеры Алмаз Нургалиевның «Утраулар арасында» дигән документаль фильмы. Кинокартина 3706 тавыш җыйды һәм икенче урынны яулады. Исегезгә төшерәбез, фильмны Казан халкы һәм кунаклары кичә карый алды.
Беренче урынны Мәскәү һәм Төмән режиссерлары Владимир Мотырев һәм Стас Липин төшергән кыска метражлы «Из темноты» фильмы алды. Кинопремиянең рәсми сайтында күрсәтелгән картина өчен тамашачылар 4320 тавыш биргән.
Җиңүче – 200 мең сум, икенче урын алган призер 100 мең сум күләмендә приз алачак.
Шулай ук чара барышында агымдагы елның апрель аенда узган «Кино вакыты» питчингы лауреатлары да тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар «Микулай» (И.Рәхимбай, Казан), «Тапталган сукмаклар буенча» (В. Емелин, Екатеринбург) һәм «Птичканутые» (Ю.Макарова, Санкт-Петербург, Бөек Новгород) фильмнарын карый алачак.
Фильмнардан тыш, барлык тамашачыларны якты тамаша, конкурслар һәм төрле интерактивлар көтә, дип хәбәр иттеләр «Кино вакыты» дирекциясенең матбугат хезмәтендә.
Кинопремия РФ Мәдәни инициативалар Президент фонды һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.