В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
Бүген чакырылыш комиссиясе утырышына 18 кеше килде. Кергәндә барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларның температурасын контактсыз термометрлар үлчәделәр, битлек һәм перчаткалар бирделәр. Бинада шулай ук кулларны дезинфекцияләү урыннары җиһазландырылган. Һәр 2 сәгать саен өслекләр дезинфекцияләнә, бинада 15 минутлык җилләтүләр уздырыла. Моннан тыш, чакырылыш пунктында социаль дистанция саклана - идәндә тиешле билге ясалган.
Комиссияне яшьләр берәм-берәм уза. Һәркем үзенең белеме, сәламәтлеге, гаилә составы, мавыгулары, хөкем ителү һәм начар гадәтләре булу-булмавы турында сөйли. Йомгаклау характеристикасы хәрби хезмәткә алынучыларның хезмәт урынына һәм гаскәрләрне сайлауга йогынты ясый.
Хезмәт үтү урыннарына китәр алдыннан хәрби хезмәткә алынучылар коронавирус инфекциясе булуга тестлар тапшырачак. Һәр яңа алынучыга әйбер мөлкәте, банк һәм шәхси электрон карталар, шулай ук шәхси саклану чаралары комплекты (битлекләр, перчаткалар) тапшырылачак.
Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе составына шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ольга Дроздецкая, Вахитов һәм Идел буе районнарының хәрби комиссары Шамил Ханнанов һәм башкалар керде.
Исегезгә төшерәбез, бүген Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда чакырылыш комиссияләренә 4,5 мең кеше чакырылырга тиеш, шуларның 700-е хәрби хезмәткә җибәреләчәк, ә якынча 3,5 мең егетнең кичектерү алу өчен нигезе бар.