Объектта тимер бетон панельләр монтажлана
Фото: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
Казанның «Мәхәббәт» торак комплексындагы 1-1-2 номерлы йорт 42% ка әзер. Хәзерге вакытта 168 фатирлы йортта 16 кат тимер-бетон панельләр монтажлана.
Йорт төзелеше «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен үтәргә – гражданнарны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондында.
Күптән түгел KZN.RU порталы Казанның «Мәхәббәт» торак комплексындагы 1-1-1 номерлы йортның техник әзерлеге 43,8% тәшкил итә дип җиткерде.