В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта 15 нче катның тимер-бетон панельләре монтажлана
Фото: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
Казанның «Мәхәббәт» торак комплексындагы 1-1-1 номерлы йортның техник әзерлеге 43,8% тәшкил итә. Бүгенге көндә 160 фатирлы бинада 15 нче катның тимер-бетон панельләре монтажлана.
ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондында хәбәр итүләренчә, йорт төзү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – гражданнарны арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итүне үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 160,7 мең кв.м мәйданлы 64 йорт төзеде, аларның күбесе Казанда һәм Чаллыда. 2966 гаиләне ташламалы шартлар буенча уңайлы фатирлар белән тәэмин иттеләр.