В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Иртәгә, 16 гыйнварда, Казанның Вахитов һәм Совет районнарында ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адсреслар буенча ут бетеп торачак: Бехтерев ур., 4а (49-нчы балалар бакчасы), Карл Фукс ур., 10, Япеев ур., 8/2, 10.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Совет районында Вознесенское бистәсенең түбәндәге урамнарында ут бетеп торачак: Аргамак, Армут тыкрыгы, Әхмәт-Хан Солтан, Бастион, Батырлык, Бәхтизин, Бишек, Вишневая, Вознесенская, Дивизия, Дивный тыкрыгы, Добротная, Дуслар, Дәртле, Жаворонковая, Заречная, Зарничная, Иман, Иркен, Иван Кабушкин, Кама, Кардәшлек тыкрыгы, Карлыгач, Миләшле, Назлы, Нардуган, Радужная, Связная, Снайпер, Тузганак, Әкият тыкрыгы, Якташлар.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.