В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һаваның максималь температурасы +12-14 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). 16-нчы сентябрь көнне Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Бүген төнлә һава температурасы 6-8 градус җылы, көндез +12-дән +14 градуска кадәр булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан уртача, иртән һәм көндез көчәйгәндә тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +4-тән +9 градуска кадәр, көндез +10-нан +15 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.