В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Стартка шулай ук «Яшәү яме» проектында катнашучылар һәм «Игелекле Казан» фонды карамагындагылар чыгачак
Фото: Денис Гордийко
Катнашучыларга берничә дистанцияне үтәргә туры киләчәк: бер, ике, дүрт, алты, сигез һәм 12 километр. Спорт ветераннары, студентлар һәм укучылар өчен тематик йөгерешләр, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча ярышлар әзерләнгән. Ярышларда төрле дәрәҗәдәге әзерлектә булган кешеләр, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрлеләр катнаша ала. Моннан тыш, оештыручылар бай мәдәни программа әзерләячәк.
Мандат комиссиясе 9:00 сәгатьтә эшли башлаячак. Беренче булып бер километрга 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк балалар чыгачак (йөгерү 10:05 сәгатьтә башлана). Алга таба программага «Яшәү яме» проектының «Озын гомер уеннары» кысаларында спорт ветераннары һәм пенсионерлар йөгерешләре, «ГТО» комплексы кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында, егетләр һәм кызлар арасында йөгерешләр, шулай ук «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше керәчәк.
Бәйрәм традицион массакүләм йөгерү белән тәмамланачак – шәһәрнең дүрт меңнән артык кешесе һәм кунаклары өч километрлы дистанцияне узарга тиеш, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, «Милләтләр кроссы – 2022»дә 14 меңнән артык кеше теркәлгән булган. Төп дистанция өч километр иде. Трасса Казансу елгасы яр буе һәм урам экстрим-паркы территориясе буенча узды. Анда шулай ук барлык теләүчеләр дә катнашты: профессиональ йөгерүчеләр, һәвәскәрләр, спорт ветераннары, студентлар, балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр.
«Милләтләр кроссы – 2023» программасы