В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу – су үткәрү челтәрләрендә ремонт эшләре башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). Иртәгә, 16-нчы октябрьдә, Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү хезмәте туктап торачак. Бу – су үткәрү челтәрләрендә ремонт эшләре башкару белән бәйле.
Шул рәвешле, 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адресларда су булмаячак: Аграр ур., 1, 1а; Академик Губкин ур., 2а (235-нче номерлы балалар бакчасы), 6, 8, 10, 14 (199-нчы номерлы балалар бакчасы); Космонавтлар урамы - 7-нче номерлы йорттан алып 59б йортка кадәрге так санлы йортларда, 42, 42а, 42б, 44, 46а, 46б номерлы җөп санлы йортларда.
Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак. “Водоканал” МУП вакытлыча булдырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм алдан су запасы җыеп куярга чакыра.