Утырыш шәһәр Ратушасында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы октябрь). 16-нчы октябрьдә Казан Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе була. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайланган Казан шәһәр Думасы депутатлары вәкаләтләрен туктату турында;
Казан шәһәре Думасының даими комиссияләре составына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының даими комиссияләре рәисләре турында;
Казан шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында;
Салымнар турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә бюджет процессы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «2017-2019 елларга Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль юл фондын төзү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетыннан 15-нче номерлы Кулагин бер мандатлы сайлай округы буенча өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын өстәмә сайлауларны әзерләүгә һәм үткәрүгә бүлеп бирелгән акчаларның керүе һәм тотылуы турында хисап, һәм кандидатларның сайлау фондларына акчаларының керүе һәм тотылуы турында белешмәләре хакында;
Территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен билгеләү турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тану турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре турында» 2006 ел,ның 18 нче октябреннән 4-12-нче номерлы карары;
Казан шәһәре Думасы депутатларының чыгымнары һәм керемнәре турындагы мәгълүматларны тикшерү нәтиҗәләре хакында;
Төрлеләр.