В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уен 19.30 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). Иртәгә, 16-нчы октябрьдә, Казан “Ак Барс”ы “Татнефть-Арена” стадионында Финляндиянең “Йокерит”ы белән очрашачак.
Ике команда да Континенталь Хоккей Лигасының турнир таблицасында “Көнчыгыш” һәм “Көнбатыш” конференцияләрендә өченче юлны алып торалар. 18 уен эчендә Казан клубы 26 очко җыйды. Хельсинки кунаклары, 16 матчта гына уйнауларына карамастан, 25 очкога ияләр. Бу сезонда ике команда да 11 очрашуда җиңү яулаган.
Уен 19.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан клубы матбугат хезмәте.