В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда пандемиянең бөтен чорында 5602 кеше сәламәтләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 белән авыруның 26 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2 очрагы читтән керүчеләрдә, 24-е - контактлы. Биш кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ике кеше бар, 12 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 3 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
16 авыру - Казанда, ике кеше - Апас районында, берәр кеше - Яр Чаллыда, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Нурлат һәм Сарман районнарында яши.
11-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 6787 очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 5602 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 10-сы - соңгы тәүлек эчендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 5504 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 51 мең 874 кеше авырып киткән, 868 мең 107 кеше сәламәтләнгән, 18 мең 365 кеше үлгән.