В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакыты белән давыллы җил һәм яшенле яңгыр көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 16-нчы майда Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән яңгыр, урыны белән яшен булачак. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчә торган талгын җил, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Һава температурасы төнлә +15-17 градус, көндез – +22-24 градус булачак.
Республиканың күпчелек районнарында яңгырлар явачак, урыны белән көчле яңгырлар булыр дип фаразлана. Яшен, урыны белән көчле яңгыр һәм боз көтелә. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчә торган талгын җил, урыны белән давыллап секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы 13-18 градус, көндез – 21-дән 26 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.