Бу көнне Тукай, Ленин, Баратынский һәм башка музейларга керү бушлай булачак.
Фото: Денис Гордийко
Бу көнне Габдулла Тукай әдәби музеена, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеена, В.И.Ленинның музей-йортына, Муса Җәлилнең музей-фатирына, Е.А.Боратынскийның музей-йортына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеена керү бушлай булачак.
Учреждениеләрнең эш графигы белән ТР Милли музее сайтында сылтама буенча «филиаллар» кушымтасын сайлап танышырга мөмкин.