В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр җылылык үткәргечнең агып чыгу урыннарын билгеләү буенча эшләр башкарачак.
Фото: Денис Гордийко
«Яшел су» акканын күргән очракта шәһәрнең Мәскәү, Киров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләргә «Казан җылылык челтәрләре» диспетчерлык хезмәтенә («Татэнерго» АҖ филиалы) +7(843)291-87-95 (күп каналлы) телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, «Уранин-А» буягычын җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану тыелмаган һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителә.