В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут берничә сәгатькә бетереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). 16-нчы июньдә Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда вакытлыча ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр электр утын түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Газ ур., 4, Ипподром ур., 17, Качалов ур., 86, Спартак ур., 125, 141.
Шул ук вакытта Мирный бистәсе урамнары буенча (4-нче Дәүләки, Березники, Надеждинская, Надпойменная, Түбән Тагил урамнары, Түбән Тагил тыкрыгы, Яңа Дәүләки, Свободная һәм «Резинщик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә) урнашкан йортларда да ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.