В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатлар 8 сорау буенча фикер алышырга планлаштыра.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 16-нчы июньдә Казан Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XL сессиясе узачак. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.
Депутатлар 8 сорау буенча фикер алышырга планлаштыра:
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларны билгеләү турында;
Казан шәһәрендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм халыкны эш белән тәэмин итү чаралары турында;
Казан шәһәр Думасының «2020-2022 елларга Казан шәһәренең муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының закон чыгару инициативасы турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәр округының шәһәр төзелешен проектлаштыру җирле нормативлары турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка кертү өчен кандидатуралар тәкъдимнәре турында;
Төрлеләр.