Төнлә шәһәрдә урыны белән аз гына яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). 16-нчы июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бүген төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез сишәмбе көнне явым-төшем булмаячак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы 13-15 градус, көндез 23-25 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы 11-дән 16 градуска кадәр, көндез – 21-дән 26 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.