Кунакларны диджейларның чыгышлары, фотозоналар, фудкорт һәм аниматорлар, аквагрим һәм мастер-класслар белән балалар активлыгы көтә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). 16 нчы июльдә Аккош күле урман-паркы территориясендә җәйге фестиваль узачак. Кунакларны диджейларның чыгышлары, фотозоналар, фудкорт һәм аниматорлар, аквагрим һәм мастер-класслар белән балалар активлыгы көтә.
Фестиваль 17:00 сәгатьтә башлана. Кече Аккош күлендә зур күңел ачу программасы башланачак. Биредә Алтай, Карелия һәм Кавказ кебек ясалган өч локация эшләячәк. Шулай ук фестиваль кунаклары арасында призлар уйнатылачак.
Моннан тыш, теләгән һәр кеше сапбордларда бушлай йөри ала, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе. Моның өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.