Ветеринария табиблары бригадалары Казанның берьюлы өч районында кизү торачак.
Фото: Денис Гордийко
16 нчы апрельдә 9:00 дән 12:00 гә кадәр шәһәрнең дәүләт ветеринария клиникалары хезмәткәрләре Борисоглебск поселогында Ленин һәм Школьная урамнары киселешендә Борис һәм Глеб чиркәве янында песиләр һәм этләргә вакцинация ясаячаклар.
16 нчы апрельдә 10:00 дән 14:00 гә кадәр вакцинация Зур Дәрвишләр поселогындагы үзәк кибет янында оештырылачак.
17 нче апрельдә Северный поселогында берьюлы ике ветеринария табиблары бригадасы кизү торачак. Мәсәлән, 9:00 дән 11:00 гә кадәр вакцинация – Литвинов һәм Үзәк-Мариуполь урамнары киселешендә, 9:00 дән 12:00 гә кадәр Литвинов һәм Давыдов урамнары киселешендә үткәреләчәк.
17 нче апрельдә 10:00 дән 13:00 гә кадәр ветеринарлар Петровский поселогындагы Свобода урамы буенча урнашкан 1 нче йорт янында хайваннарны вакцинацияләячәкләр.
17 нче апрельдә 10:00 дән 13:00 гә кадәр табиблар Кояшлы поселогындагы Чернопрудная урамы буенча урнашкан 12а йорты янында кизү торачак.
Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, эпизоотиягә каршы чаралар июньгә кадәр, кирәк булганда – июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук ветеринария хезмәте кабат поселокларга чыгарга мөмкин. «Моннан тыш, казанлылар үзләре кирәкле районга табиблар бригадасын чакырта ала. Моның өчен дәүләт ветеринария ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 10 гариза җыелганнан соң, күчмә бригада формалашачак», - дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.