Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2022, 16:38

Казанның 158 сулыгы черкиләргә каршы эшкәртеләчәк

Бүген шәһәрнең Дезстанциясе белгечләре Совет районындагы Казансу акваториясенә бардылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль, Юлия Летникова). Казанда бу җәйдә 158 сулык черкиләргә каршы эшкәртеләчәк. Ике атнадан артык вакыт эчендә шәһәрнең Дезинфекция станциясе хезмәткәрләре 282,45 га мәйданлы 70 сулыкта чаралар үткәргән. Бүген белгечләр Совет районындагы Казансу акваториясенә бардылар.

Ел саен ларвицид эшкәртү «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе белгечләре үткәргән сулыкларны тикшерү нәтиҗәләрен алганнан соң башлана. Алынган мәгълүматлар нигезендә, Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе контролендә экономологлар сулыкларны эшкәртү өчен гаризалар төзи. Лаврицид эшләрен Көнбатыш Нил бизгәге һәм малярия кебек авырулар таралуны кисәтү максатларында үткәрергә кирәк.

Быел Казанда сулыкларны эшкәртү 23 нче июньдә башланды. Бу вакыт эчендә белгечләр Түбән, Урта һәм Югары Кабан күлләренә чыкты, Отары, Победилово поселокларындагы һәм Яңа Савин, Вахитов районнарының торак комплексларындагы сулыкларда кирәкле чаралар үткәрделәр.

«Эшкәртелә торган сулыклар һәм территорияләр исемлеге ел саен диярлек үзгәрешсез кала, кайбер су объектлары кипкән очракта исемлектән чыгарылырга мөмкин, – дип аңлатты табиб-дезинфектолог Юлия Полянина. - Эшләр башланыр алдыннан сулыкта черки личинкаларының булуын һәм өлгерүен тикшерәләр, һәм шуннан соң гына белгечләр эшкә керешәләр». Шул ук вакытта эшләрне җилсез һава шартларында үткәрергә кирәк.

Совет районында шәһәрнең Дезинфекция станциясе белгечләре бүген 31 га мәйданлы территорияне – Казансу акваториясен һәм аның яр буе зонасын эшкәртте. Моның өчен сулыкка алты кешедән торган бригада килде. Эшкәртү алдыннан белгечләр табигый комплекс өчен куркыныч тудырмый торган инсектицид микробиологик чараның суспензиясен әзерлиләр. «Кулланыла торган препарат кешеләр һәм хайваннар өчен, тулаем экология өчен зыянсыз, биогеоценоз бозылмый», – дип ышандырды Ю.Полянина. Суспензия суда бик тиз тарала һәм төрле үсеш дәрәҗәсендәге черки личинкаларын юк итә.

Ларвицид эшкәртү нәтиҗәләрен ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре тикшерәчәк. Эшкәртү нәтиҗәсез булса, учреждениенең энтомологлары кабат гариза бирәчәк. «Эшләр башкарылган сулыкларны тикшерү эшкәртүнең йөз процент нәтиҗәлелеген күрсәтте», – дип билгеләде табиб-дезинфектолог.

Фоторепортаж
Совет районындагы Казансу акваториясендә ларвицид эшкәртү үткәрелә, 12.07.2022
Барлык яңалыклар