Иң өлкән ир-ат – Питрәчтә, ә иң өлкән хатын-кыз Зәйдә яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь, Диана Жиленкова). Татарстанда 914 меңнән артык хезмәткә сәләтле яшьтәге кеше яши – бу гомуми халык санының 24% ка якыны. Шуларның 157 се – 100 яшьне узган. 102 яше тулган иң өлкән ир-ат – Питрәчтә, ә 107 яшен билгеләп үткән иң өлкән хатын-кыз Зәй шәһәрендә яши. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Казанда 80 яшьтән өлкәнрәк 49 мең 841 пенсионер яши. Өстәвенә, соңгы биш елда әлеге яшь категориясендәге яшәүчеләр саны 9 меңнән артып киткән. Шулай ук шәһәрдә быел 100 һәм аннан да күбрәк яшь тулган 49 кеше исәпләнә, шуларның 44 е – хатын-кызлар, 5 се – ирләр.
Министр сүзләренчә, республикада иминият пенсиясенең уртача күләме 19 мең сумнан артып китә. «Керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан түбән булган, ягъни пенсия белән тәэмин ителеше 10 мең 175 сумнан ким булган өлкән яшьтәге кешеләргә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр федераль өстәмә түләү каралган. Хәзерге вакытта республикада аны 62 меңнән артык кеше ала», – диде Э.Зарипова.
Ел саен республика бюджетыннан пенсионерларга ярдәмгә җибәрелә торган акчалар күләме арта бара. «Республика ташламаларын алучылар арасында иң күп сандагы категория – хезмәт ветераннары, федераль һәм төбәк ташламаларына кермәгән пенсионерлар, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, – дип өстәде министр. – Бездә 2018 елдан башлап яңа категория барлыкка килде – без аларны «предпенсионер» дип атыйбыз, ягъни 2018 елның 31 нче декабренә пенсия алырга тиеш булган гражданнар, әмма пенсия законнары үзгәрү сәбәпле, бүген бу категория «предпенсионер» рәтенә керә.
Э.Зарипова шулай ук яңа проектны эшләтеп җибәрүне анонслады: Казан җәмәгать транспортында халыкка ялгыз өлкән кешеләргә ярдәм итү турында мәгълүмат биреләчәк. «Подъездыгызда, торак йортыгызда, урамыгызда, сезнең күз уңында ялгыз өлкән кеше булуын белсәгез, һичшиксез районның социаль хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Без Казанның автотранспорт предприятиеләре, «Метроэлектротранс» белән октябрь дәвамында халыкка транспортта мәгълүмат бирү буенча проект башлап җибәрәбез», – диде ул.
Ялгыз өлкәннәрне карау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә +7(843)523-46-56 һәм +7(843)523-55-29 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 10 нчы октябрьгә кадәр Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Пенсионерлар өчен бәйрәм концертлары, хәйрия акцияләре һәм ярышлар әзерләделәр.