В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез ТР башкаласында минус 2-4 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Иртәгә, 15 гыйнварда Казанда җылытачак. Синоптиклар болытлы һава торышы, төнлә аязучан болытлы һава, шулай ук көньяктан талгын җил турында фаразлый. Төнлә вакыты белән кар явачак, һава температурасы минус 9-11 градуска җитәчәк. Көндез шәһәрдә кар, урыны белән буран булачак, термометр баганалары 2-4 градуска кадәр күтәреләчәк.
Тулаем алганда, Татарстан буенча шулай ук болытлы, төнлә аязучан болытлы һава, көньяктан талгын җил көтелә. Республикада кар көтелә, төнлә урыны белән буран. Төнлә һава температурасы 8-13 градус салкын булачак, аязганда – минус 18 градуска кадәр. Көндез бу күрсәткеч 2-7 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда элеккечә бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.