Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). 15-нче гыйнварда Казанның «Зенит» волейбол клубы үз кырында Мәскәү «Динамо»сы белән уйнаячак. «Суперлига Париматч» Россия чемпионаты кысаларында узачак матч «Санкт-Петербург» Волейбол үзәгендә 19.00 сәгатьтә башлана.
Хәзерге вакытта «Зенит-Казан» ил чемпионатының турнир таблицасында алдынгы урында тора. Команда арсеналында 37 очко һәм 17 уенда 13 җиңү бар. Клубның хәзерге көндәше «Динамо» 32 очко белән рейтингта дүртенче урынны били. Бу сезонда алар 12 матч уздырды һәм 11 җиңүгә иреште, дип хәбәр ителә Казан волейбол клубы сайтында.