Чаңгы трассасы буенча Казанның Е.Г.Ласточкина ис. интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче 15 бала узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар, Алинә Бережная). Бүген Горки-Әмәт урманында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Чаңгыда сәламәтлек көне" акциясе узды. Чаңгы узышында Казанның Е.Г.Ласточкина ис. мәктәп-интернатында тәрбияләнүче 15 бала катнашты.
Чаңгы узышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән акция Казанда декабрь башыннан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 100-гә якын бала чаңгыга басты. Шуу вакытында яшьләрне профессиональ спортчылар – тренерлар озатып йөри. 500 м дистанциягә китәр алдыннан тәҗрибәле тренерлар балаларга классик һәм тимераякта шуу барышын үзләштерергә ярдәм итә. "Мондый балаларны үстерергә, аларга үзләрен спортта күрсәтергә мөмкинлек бирергә, чаңгы юлына басканда аларның күзләре януын күрү күңелле. Балалар арасында бик яхшы шөгыльләнүчеләр бар, бәлки алардан яхшы спортчылар килеп чыгар", - дип сөйләде ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе спортчысы Илвар Мингалиев.
Акция ярдәмендә балалар чаңгыда шуып кына калмыйча, күптәнге хыялларны да үти алдылар. Әйтик, Е.Г.Ласточкина ис. интернат-мәктәпнең 14 яшьлек укучысы Диана Цыра кечкенәдән телевизордан чаңгы ярышларын карарга ярата, ләкин үзе беркайчан да чаңгыда шуарга ашыкмаган. "Мин кышкы урман буйлап әйләнергә хыялландым, минемчә, биредә бик матур, сәламәтлекне ныгытырга гына түгел, тирә-юньдәге матурлыкны да күрергә мөмкин. Хәзер ешрак шуачакмын, монда берни дә катлаулы түгел, иң мөһиме техниканы үзләштерү", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Диана.
Яшь спортчылар арасында чаңгы трассасын беренче тапкыр гына яулаучылар да бар. Мәсәлән, Эдуард Дәүләтбаевка 5 ел элек беренче чаңгыларын әбисе бүләк иткән, шуннан соң ул һәр кыш саен чаңгы юлына чыга. "Катлаулы трассалар буенча йөрергә яратам, шуңа күрә мин үз күнекмәләремне камилләштерәм. Мин йөргәндә, искиткеч ләззәт һәм энергия алам", - дип сөйләде Эдуард.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мондый мавыктыргыч дәресләр язга кадәр дәвам итәчәк. Март аенда акция эре ярышлар белән тәмамланачак, анда иң яхшы яшь спортчылар билгеләнәчәк.
Акцияне оештыручыларның киләчәктә дә Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында чаңгы спортын үстерү планнары бар. Казанның Совет районы администрациясенең физик культура һәм спорт бүлеге башлыгы Алинә Кәримова хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы башкаласында Республика балалар-яшүсмерләр спорт-адаптация мәктәбе базасында киләчәктә чаңгы ярышлары бүлеге ачу планлаштырыла. "Безнең мәктәп җитәкчелеге белән сөйләшүләр булды инде, аңлау һәм теләк бар, минем уйлавымча, безнең спорт акциясе ярдәмендә чаңгы ярышлары бүлегенә старт бирәчәкбез", - дип хәбәр итте Алинә Кәримова.