Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2019, 14:29

15 мең мөселман Казанга республика ифтарына киләчәк

Ризык әзерләү өчен 1,3 тонна дөге, 15 мең чәк-чәк, 600 кг конфет, 850 кг алма, 700 кг груша, 750 кг апельсин сатып алынган инде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Ксения Швецова). Казанда 25-нче майда узачак VII Республика ифтары үткәрүгә әзерлек башланды. Быел масштаблы хәйрия чарасы «Казан Арена» стадионында республика, Россия һәм якын чит илләрдән 15 мең мөселманны җыячак, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ифтарга чакырылган кешеләр арасында дин әһелләре генә түгел, аз керемле һәм күп балалы гаиләләр дә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар. «Быел ифтарга 15 мең кеше киләчәк - бездә андый тәҗрибә юк иде әле, - дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Без ел саен бу чара турында яхшы фикерләр ишетәбез. Төрле катлам кешеләре бер өстәл артына утырып бер төрле ризык ашыйлар – бу безнең йөрәкләрне берләштерә».

Быел меню узган елдагы кебек үк булачак: кунакларга җиләк-җимеш, киптерелгән җимешләр, татлы ризыклар – печенье, чәк-чәк, конфет, ит һәм яшелчә кисемтеләр, соклар, су, камыр ризыклары (ифтар өчен махсус 15 мең өчпочмак, 15 мең бөккән сатып алына) һәм төп ашамлык - пылау тәкъдим ителәчәк. Пылауны Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында әзерләячәкләр. Ризык әзерләү өчен 1,3 тонна дөге, 15 мең чәк-чәк, 600 кг конфет, 850 кг алма, 700 кг груша, 750 кг апельсин сатып алынган инде.

«Безнең бурыч – 15 мең порция пылауны кайнар килеш бирү. Моның өчен безгә төп ризыкны җылытырга туры киләчәк. Бәхеткә, «Казан Арена» стадионында мондый шартлар бар, шуңа күрә без пылауны Департаменттан алып килергә һәм кирәк булса җылытырга планлаштырабыз», - дип сөйләде РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең беренче вице-президенты Радик Абдрахманов.

Стадионга кергәндә һәр кунак махсус пакет алачак, аңа ифтардан соң күчтәнәчләр җыя ала. Стадионга билетсыз яки ниндидер сәбәпләр аркасында килеп җитмәүчеләргә ланч-бокс бирәчәкләр. Барлыгы 1 мең ланч-бокс әзерләү планлаштырыла, дип сөйләде ТР Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова.

Мондый масштаблы чараны оештырырга волонтерлар ярдәм итә – бүген инде 1 меңгә якын кеше язылган, волонтерлар туплау дәвам итә. «Быел 16 яшьтән өлкәнркә булган меңләгән волонтерны бик тиз җыйдык. Аларның кайберләренә 79 яшь, - дип билгеләп үтте А.Биктимирова. - Ифтар координаторлары, стадион территориясен яхшы белгән 50 кеше алар өчен әзерлек тренинглары үткәрәләр. Барысы да чараның ниндидер очрашу гына түгел, ә мөселманнар өчен зур вакыйга булуын аңлый. Кешеләр ураза тотучы кардәшләрен авыз ачтыру нияте белән киләләр».

Ифтар иганә хисабына үткәрелә, һәм чараны оештыруда ярдәм итәргә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара, дип билгеләп үтте Радик Абдрахманов. Быел 20-ләп компания һәм шәхси зат финанс ярдәме күрсәткән.

«Ифтарның асылы ризыкта гына түгел, бер-беребезне күрүдә, бер өстәл артына утырып, бергәләп дога кыла алуыбызда, - дип өстәде мөфти. - Мөселманнарның акча җыюда катнашырга, иганә ясарга, кемгәдер ярдәм итәргә вакытлары бар әле. Рамазан аенда теләсә кайсы изге эш арта, һәр гөнаһ көчәя. Изге гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау алу мөмкинлеге дә бар».

Ифтарга килү өчен билет алырга кирәк. Республиканың һәр районына якынча 2,5 мең билет бүлеп бирелгән. Билетлар мәчетләр, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аша таратыла.

Хатын-кызлар өчен стадионга Ямашев проспекты ягыннан, ә ир-атлар өчен Чистай урамы ягыннан керү каралган.

Искәртеп узабыз, узган ел республика ифтары беренче тапкыр ир-атлар һәм
хатын-кызлар өчен аерым уздырылды, һәм ике көн эчендә Казан теннис
академиясендә 10 меңгә якын мөселман җыелды. Ифтарга күп балалы һәм аз керемле
гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятимнәр, җәмәгать һәм дин
эшлеклеләре, республиканың барлык районнары һәм илнең башка төбәкләреннән мөселманнар
чакырылган иде. Республика ифтарын оештыруга 400-гә якын волонтер җәлеп ителде.
Барлык яңалыклар