В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу “Милләтләр кроссы-2018” ярышларын уздыру белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). 15 сентябрьдә Казан “Милләтләр кросы” Бөтенроссия акциясенә кушыла. ТР башкаласында йөгерү Кремль яр буе урамы буйлап уза – Декабристлар урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр. Бу уңайдан шәһәрнең үзәк урамнары буйлап транспорт хәрәкәте чикләнә.
9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Кремль яр буе урамында (Декабристлар урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр, Кремль яр буе урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр) һәм Сәет-Галиев урамында (Кремль яр буе урамы белән киселешендә Киров дамбасы юнәлешендә) транспорт хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.
Моннан кала, ярышлар узган көнне 22, 28а һәм 89 номерлы автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрә. Үзгәрешләр вакытлыча, 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кертелә һәм Ирек мәйданы юнәлешендә, юлның Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Батурин урамы өлешендә гамәләдә булачак, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
“Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне ел саен үткәрелә. Бу юлы спорт акциясенә 85 шәһәр кушылды. Казанда массалы йөгерү дистанциясе 1 км тәшкил итә, профессиональ спортчылар өчен – 1, 2, 4 яисә 6 км. “Милләтләр кроссы-2018” программасына шулай ук 2 км арага хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО) махсус йөгереше дә керде. Узган елда ТР башкаласында йөгерүдә 20,7 меңнән артык кеше катнашты.