Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2022, 10:50

Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү буенча укуларны 15 волонтер тәмамлады

Өч айлык курсны тыңлаучылар «Яшь кинолог мәктәбе», «Ишарә теле клубы» һ.б. проектларын булдырганнар.

Фото: «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июнь, Юлия Летникова). Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү буенча өч айлык укуларны 15 волонтер тәмамлады.

Курсларны тыңлаучылар ишарә теле, инвалидлар белән аралашу этикасы, хастаханә клоунадасы һәм тьюторлык нигезләрен өйрәнделәр. Укучылар хәйрия фондларында практика уздылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләделәр. Шулай итеп, булачак волонтерлар «Перемена» инклюзив ял итү үзәгендә, «Хыял» инклюзив ял үзәгендә, «Симург» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен инклюзив ял үзәгендә булдылар. Булачак волонтерлар Вильямс синдромлы балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен үткәрелгән чарада катнаштылар. Алар Казанга Идел буеның төрле шәһәрләреннән килгән.

Беренче укуларда катнашкан педагог-дефектолог Ольга Ильина беренче укучылар рәтендә иде. Аның сүзләренә караганда, укуларга кадәр ул волонтерлык белән шөгыльләнмәгән, әмма белемнәрен ирекле эшчәнлектә сынап карарга булган. «Әзерлексез килеш ирекле өлкәгә бару – начар идея. Үзем даими «зыян китермә» принцибына таянам, аны үземә дә, якыннарыма да, инвалид кешеләргә дә кулланам», – дип сөйли О.Ильина. Ул укулар бик яхшы узуын, ә барлык теоретик белемнәрне укучылар практикада ныгытып барулары турында җиткерде. «Без үз эшләре өчен янып торган битараф булмаган кешеләр белән таныштык. Барлык лекцияләр дә укытучылар һәм спикерлар тәҗрибәсе нигезендәге реаль тарихлар белән тулыланды, шуңа күрә укулар бик рәхәт булды», – дип билгеләде педагог-дефектолог. Дәресләрдә алган белемнәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аралашканда гына түгел, гадәти тормышта да файдалы, әйтик, эчке ресурсны тулыландыру буенча киңәшләр, дип өстәде ул.

Кинолог Дмитрий Дудкин укуларны узу турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Ул моңа кадәр волонтерлыкның зур булмаган тәҗрибәсе булуын сөйләде: йөзү вакытында авыр яшүсмерләр төркемен ирекле рәвештә җитәкләгән. «Мин «Игелекле Казан»да укуларны узарга карар кылдым, шул рәвешле киләчәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кинология буенча дәресләр үткәрергә һәм терапевт-этләрне кулланырга телим», – дип билгеләп үтте беренче укуларны тәмамлаучы. Аның сүзләренә караганда, укыту кызыксындырган сорауларга җавап табарга, балалар белән эшләү алгоритмын төзергә һәм гамәли күнекмәләр алырга мөмкинлек биргән. Д.Дудкин киләчәккә планнары белән уртаклашты – сентябрьдән ул саңгырау һәм начар ишетүче балалар өчен яшь кинолог мәктәбен беренче тапкыр җыя башлаячак. «Бу юнәлештә алга барасы һәм тагын да зуррак практика туплыйсы килә», - дип ассызыклады ул.

Укуларның максаты турында журналист Әлфия Нуриева сөйләде, ул да беренче агымны тәмамлаган. «Мин булдыра алганча кешеләргә ярдәм итәргә теләдем», - дип җиткерә ул. Журналист сүзләренә караганда, волонтерлык аны студент елларында ук кызыксындырган, ул чакта ул күбрәк чаралар үткәрү белән шөгыльләнгән, ә берничә елдан соң ишарәләр телен өйрәнү белән кызыксына башлаган. Нәкъ менә бу аны «Игелекле Казан»га волонтерлар укытуларына җәлеп иткән. «Мин өч ай эчендә шундый югары дәрәҗәдә белем алырга мөмкин дип уйламадым. Бер дәрес ике сәгать дәвам итте, ә педагоглар барлык белемнәрен тапшырырга тырыштылар. Хәзер мин саңгыраулар белән ике сәгать аралаша алам һәм алар сөйләгәннең барысын да аңлыйм», - дип уртаклашты А.Нуриева. Ул укучылар арасында ишарә теле белән аралашу нигезләреннән тыш, инвалид кешеләр белән эшләү принципларын өйрәнүләре, ә аннары аларны практикада кулланулары турында сөйләде. «Мин даими рәвештә укытучылардан алган киңәшләрне кулланам һәм хәзер сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән ничек эшләргә кирәклеген беләм», - дип ассызыклады журналист. А.Нуриева укуларны узган яшьләрнең «Игелекле Казан» белән хезмәттәшлекне дәвам итүләре һәм кирәк вакытта төрле чараларда булышуларын сөйләде.

«Волонтерларны үзебездә калдыру бурычын куймыйбыз, беренче чиратта, безгә кешенең чыннан да үзе теләгән җирдә булу-булмавын аңлавы мөһим. Әгәр уңай җавап икән, безнең фондларда шөгыльләнеп, волонтерлар үзләре дә чаралар оештыра алыр иде. Мәсәлән, әлеге укулар нәтиҗәсендә яшьләрнең канистерапия һәм ишарә теле клубы белән үз проектлары барлыкка килде», - дип билгеләп үтте «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.

Волонтерларны тагы җыю турында август аенда игълан ителәчәк.

Барлык яңалыклар