В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). 15-нче октябрьдә Казанның Мәскәү районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү хезмәте туктатылып торылачак.
9.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Волгоград ур., 11а, 15, 17, 18а, 19, 21, 25, 27, 29, 29а; Декабристлар ур., 100, 102, 104, 106, 106а, 106б, 108, 110, 100б; Ибраһимов пр., 28, 30, 30б, 32а, 32б, 32/20, 34, 34/1, 34/2, 36, 38, 40/24; Ямашев пр., 1, 4, 6, 7, 8, 10, 12, 14, 16, 18, 18а, 20, 22, 24/40.
Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак. “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе вакытлыча булдырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм су запасы җыеп куярга чакыра.