Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2022, 17:13

15 нче октябрьдә Казанда һава температурасы +7 градуска кадәр җитәчәк

Якшәмбе төнлә Татарстанда -1 градуска кадәр төшәр дип көтелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче октябрь). Бүген төнлә Казанда һава температурасы +2 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк, җил төньяк-көнбатыштан уртача булачак, яңгыр яварга мөмкин. Иртәгә көндез, 15 нче октябрьдә, һава +7 градуска кадәр җылыначак. Бераз яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан уртача җил көтелә.

Шимбә көнне, 15 нче октябрьдә, Татарстанда циклонның тыл өлеше йогынтысында яңгыр явачак, көндез явым-төшем республиканың көнчыгыш районнарында гына сакланачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, төнлә һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр, көндез +4 тән +9 га кадәр тәшкил итәчәк.

16 нчы октябрь, якшәмбе көнне, регион антициклон йогынтысына эләгәчәк. Ул явым-төшемсез тыныч көзге һава торышын тәэмин итәчәк. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин, һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк, көндез +9 градустан югары булмас дип көтелә.

Киләсе атна башында, 17 нче октябрьдә, тәүлекнең күпчелек өлешендә коры һава торышы сакланачак, ә кичен Россиянең үзәк районнарыннан килгән яңгырлы атмосфера фронты көнбатыш районнарга килеп җитәчәк. 18 нче октябрь, сишәмбе көнне, төньяк циклонның атмосфера фронтлары йогынтысында республикада явым-төшем күзәтеләчәк. Көндез +10 градуска кадәр булыр дип көтелә. Уртача температура нормага якын булачак дип фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Барлык яңалыклар