Суга чыгарга тыюны читләтеп узган судно ияләренә штраф салыначак һәм аларны кече судноларны йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). 15 ноябрьдә Татарстанда Идел һәм Кама елгаларыда навигация туктатыла. Суга чыгарга тыюны читләтеп узган судно ияләренә штраф салыначак һәм аларны кече судноларны йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Бу хакта кичә ТР кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов ММЧ вәкилләре өчен уздырылган брифингта.
Ул хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстан сулыкларыда 118 һәлакәт теркәлгән, аларда 92 кеше, шул исәптән 6 бала һәлак булган, 57 кешенең гомерен коткарып калып булган. Көзен кече суднолар катнашында 4 һәлакәт булган, аларда 4 кеше үлгән, 1 кешене коткарып калганнар. Һәлакәтләр сәбәпләре – начар һава шартларында суга коткару жилетларыннан башка чыгу, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү һ.б.
Искәртергә кирәк, кече суднолар белә суга чыгу навигация ачылган көннән ябылганчы рөхсәт ителә. Бүгенге көндә республика сулыкларында су температурасы +3-4 градус тәшкил итә.
Мондый температурада боз ясалу процессы башлана, шуңа күрә кече суднолар йөрешен туктатырга кирәк. Сулыкларда навигацияне 15 ноябрьдә туктатырга планлаштырыла. Навигация ябылгач, сулыкларга чыгу тыела. Тәртипне бозучылар 500-800 сум күләмендә административ штраф салыначак һәм ул кече судноларны йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Россия Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча баш идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, 2018-2019 елгы кышкы сезонда түбәндәге урыннарда боз аша кичү оештырылачак:
Югары Ослан районы: Иске Аракчино – Югары Ослан;
Яшел Үзән районы: Яшел Үзән – Түбән Карамалы;
Мамадыш районы: Соколки – Новозакамский;
Алабуга районы: Покровское – Красный Ключ.