В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә барлыгы 33 татарстанлыда СОVID-19 табылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Татарстанда 33 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кертелгән һәм 31-е контактлы. 15 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйләрендә дәвалана.
Авыручылардан 15 кеше – Казанда, 5 кеше – Чаллыда, 4 кеше – Түбән Кама районында, 3 кеше – Азнакай һәм Яшел Үзән районнарында, берәр кеше Лаеш, Тәтеш һәм Чистай районнарында яши.
15-нче апрельгә Татарстанда 19 мең 932 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 39 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 28 – узган тәүлектә. Барлыгы 187 мең 358 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш - 4920 кеше), шуларның 108 мең 938 кеше икенче прививка алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 8 мең 944 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 675 мең 153 кеше авырган, 4 млн 301 мең 448 кеше савыккан, 104 мең 398 кеше үлгән.