Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2019, 15:00

15 майда Казан «Россия суы» экологик акциясенә кушылачак

Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус география җәмгыяте белән берлектә оештыра.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Татарстан халкы һәм казанлылар «Россия суы» бөтенроссия экологик акциясендә катнаша ала. Традицион «Чиста Идел көннәре» кысаларында марафонга 15-нче майда Бишбалта бистәсе (Идел зонасы яр буе) территориясендә кушылырга мөмкин булачак.

Шәһәр халкы Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы студентлары, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активистлары һәм мәктәп укучылары белән бергәлектә елганың яр буе полосасын чүп-чардан чистартачак, су пробасын алачак, ә дайверлар елга төбен чүп-чардан арындырачак. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус география җәмгыяте белән берлектә оештыра.

Узган ел Татарстан Республикасы территориясендә яр буе зоналарын чистарту буенча акциядә 2 мең кеше катнашкан, алар 3,5 мең капчык чүп җыйган. Быел хәрәкәткә якынча 4,5 мең кеше җәлеп ителер дип көтелә, алар бергәләшеп 90-нан артык су объектлары территориясен чистартырга ярдәм итәр дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Барлык яңалыклар

15 майда Казан «Россия суы» экологик акциясенә кушылачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Татарстан халкы һәм казанлылар «Россия суы» бөтенроссия экологик акциясендә катнаша ала. Традицион «Чиста Идел көннәре» кысаларында марафонга 15-нче майда Бишбалта бистәсе (Идел зонасы яр буе) территориясендә кушылырга мөмкин булачак. </p> <p> Шәһәр халкы Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы студентлары, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активистлары һәм мәктәп укучылары белән бергәлектә елганың яр буе полосасын чүп-чардан чистартачак, су пробасын алачак, ә дайверлар елга төбен чүп-чардан арындырачак. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рус география җәмгыяте белән берлектә оештыра. </p> <p> Узган ел Татарстан Республикасы территориясендә яр буе зоналарын чистарту буенча акциядә 2 мең кеше катнашкан, алар 3,5 мең капчык чүп җыйган. Быел хәрәкәткә якынча 4,5 мең кеше җәлеп ителер дип көтелә, алар бергәләшеп 90-нан артык су объектлары территориясен чистартырга ярдәм итәр дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте. </p> <p>   </p>