Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). 15-нче мартта Казанның Горки-Әмәт урманында мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткәрелгән «Чаңгыда узган сәламәтлек көне» спорт акциясенә йомгак ясалачак. Бу көнне интернат-мәктәп укучыларының иң яхшы 24 чаңгычысы 1000 метр дстанциядә ирекле стиль белән чаңгы шуу күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнәчәк. Шулай итеп, яшь кунаклар эт җигеп йөри, хаски токымлы этләр белән фотога төшә, конкурсларда катнаша, истәлекле бүләкләр ала һәм коймак белән сыйлана алачаклар.
Бүләкләү тантанасы чараның кульминациясе булып торачак, анда Россия биатлончысы һәм чаңгычысы, кышкы Параолимпия уеннары чемпионы һәм көмеш призеры, күп тапкырлар дөнья чемпионы, терәк-хәрәкәт аппаратында тайпылышлар булган спортчылар арасында чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Ирина Полякова катнашачак, дип хәбәр иттеләр Совет районы администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, хәйрия акциясе 2018 елның 5-нче декабрендә Казан шәһәренең чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе ярдәмендә старт алды. Акция ярдәмендә кыш дәвамында Совет районының коррекция мәктәбе һәм интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүче 300-дән артык бала чаңгыда шуарга өйрәнде, шуу күнекмәләрен яхшыртты, алдынгы спортчылардан мастер-класслар алды.