В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шимбә көндез явым-төшемнәр фаразланмый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). 15-нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, бүген төнлә азрак яңгыр явачак, шимбә көндез явым-төшемнәр фаразланмый. Җил – төньяк-көнбатыштан, уртача. Төнлә һава температурасы 6-8 градус җылы булачак, көндез – 16-18 градус җылы.
Тулаем алганда 15-нче июньдә республикада да алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда азрак яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы 4 белән 9 градус җылы арасында тирбәләчәк, көндез – 14 белән 19 градус җылы арасында.
Якшәмбе көндез республикада урыны белән азрак яңгыр явачак. Җил – көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, көндез уртача. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 8 белән 13 градус җылы арасында тирбәләчәк, көндез – 18 белән 23 градус җылы арасында, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә мониторинг ясау идарәсе.