В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйге нәтиҗәләре 3-нче октябрьдә игълан ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Казан мәктәпләре укучыларын, аларның ата-аналарын һәм педагогларны Дәүләт белем бирү сәясәтен һәм мәгълүмати технологияләрне тормышка ашыру үзәге призына «Укытучың турында сөйлә» видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар.
Моның өчен «Россия ел укытучысы» конкурсының төбәк этапларында җиңү яулаган финалистлар турында 1,5 минуттан артмаган кыска метражлы видео (видео, фотофильм, мультипликация) төшерергә кирәк. Һәр мәктәптән бер генә ролик катнаша ала. Эшләр 15-нче июньнән 15-нче сентябрьгә кадәр aer@informika.ru электрон почтасы буенча кабул ителә, җиңүче тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Видеороликлар 23-нче сентябрьдән 1-нче октябрьгә кадәр конкурс мәйданчыкларында, «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының социаль челтәрләрендә трансляцияләнәчәк, иң яхшы эшләр «Российское образование» федераль порталында урнаштырылачак. Бәйге нәтиҗәләре 3-нче октябрьдә игълан ителә, дип хәбәр итә оештыручылар.