В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Калдыкларны ничек, кая чыгарачаклар һәм Казанда ничә агач саклап калып булачак – KZN.RU порталында.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль, Алсу Сафина). Казанның Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю өчен контейнерлар урнаштырыла башлады, пилот проекты “Авиатөзелеш районы Идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ караган күп фатирлы йортларда 1 августта башлана. 109 контейнер мәйданчыгында каты коммуналь калдыкларны аерып җыю өчен сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырыла.
Эксперимент башлану турында мәгълүмат чыккач, шәһәрлеләрдә проект хакында сораулар барлыкка килде. Алар арасында иң еш бирелә торганнарына Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин җавап бирде.
1. Эксперимент ни өчен кирәк?
Беренчедән, Казанда икенче тапкыр эшкәртергә яраклы күп чүп җыела. Мәсәлән, кәгазьне икенчел куллану. Узган елда Казанда 2800 тонна макулатура җыелды. Моның кадәр кәгазь чыгару өчен 50000-гә якын агач кулланыла. Шуның кадәр агач Казанның иң зур 15 паркында үсә. Димәк, чүпнең 1% аеру 15 паркны саклап кала ала. Ә 2800 тонна түгел, 28000 тонна җыелса, бу – 150 парк дигән сүз. Һәм бу калдыкларның 10% гына.
Икенчедән, федераль закон якын киләчәктә коммуналь калдыкларны аерып җыюны кертергә куша. Дөрес, моның өчен инфраструктураны төбәк операторы булдырырга тиеш, ул 2019 елда билгеле булачак. Казанда бу эшне хәзердән үк башларга булдык, чөнки җәмгыятьтә мондый ихтыяҗ бар инде, шулай ук чүпне аерып җыю күнекмәләрен дә булдырырга кирәк.
Өченчедән, футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында беркүпме күләмдә бездә мондый тәҗрибә барлыкка килде.
2. Ни өчен чүпне аерып җыю Авиатөзелеш районыннан башлана?
Бу районда йортларның күбесендә чүпүткәргечләр түгел, ә чүп өчен контейнер мәйданчыклары бар. Моннан кала, Авиатөзелеш районы Идарә итүче компаниясе үзе дә бу сорауга игътибар бирә һәм үз чараларына 20 адрес буенча палстик шешәләр җыю өчен челтәрле контейнерлар урнаштырды.
3. Контейнерларга җыелган чүпне бер машина алып китәчәкме яисә төрле машиналар килеп алачакмы?
Машина бер генә булачак. Ләкин ул башта бер төр контейнерны бушатачак, аннары – икенчесен. Чүп кушылмаячак. Ул шулай ук чүпне күчереп төяү станциясендә дә кушылмаячак.
4. Шәһәрлеләр чүпне аерырга тиз генә күнегә алмаса, контейнерларга, чүпне аермыйча гына, ташларлар дигән шик юкмы?
Беренче вакытта шулай булыр инде. Кайбер экспертлар чүпне аермаучылар өчен тагын бер контейнер куярга киңәш итә. Ләкин, фикер алышканнан соң, мондый альтернатива бирмәскә уйладык. Кемдер чүбен аермаса, аны соры кәгазьле контейнерга гына ташларга мөмкин.
5. Контейнерлар никадәр еш бушатылачак?
Идарә итүче компаниядә каты коммуналь калдыкларны чыгару графигы бар. Чүп контейнерлар тулуга бәйле рәвештә чыгарылачак.
6. Аерылмый торган чүп шунда ук каты коммуналь калдыклар полигонына чыгарылачакмы?
Ике контейнердагы чүп тә Васильченко урамында чүпне күчереп төяү станциясенә озатылачак, шуннан соң анда ул төрле фракцияләргә аерылып, эшкәртелергә җибәреләчәк, ә аерылмый торган чүп каты коммуналь калдыклар полигонына озатылачак.
7. Икенчел чимал күләме артачакмы?
Саны түгел, сыйфаты артачак. Аңлатам – чүп станциягә эләккәч, анда икенчел чимал аерыла. Чүпне алдан аерып китерү станциядә аеру сыйфатын һәм тизлеген арттырачак. Экобокслар ярдәмендә куркыныч калдыклар аерылачак, бу бик мөһим.
8. Зур габаритлы чүпне эшкәртеп буламы?
Хәзерге вакытта зур габаритлы чүп шулай ук станциягә озатыла, анда ваклана һәм күмү өчен полигонга озатыла. Зур габаритлы чүпләрне эшкәртү белән шөгыльләнүче эшкуарлар бар, тиздән алар идарә итүче компанияләр каршында чыгыш ясаячак.
9. Әлеге эксперимент түләүләрдә чагылыш табачакмы?
Юк. Түләүләр артмый да, кимеми дә.
Алга таба, эксперимент уңса, чүпне чыгару өчен тарифлар кимергә мөмкин.
10. Икенчел чимал кая озатылачак?
Эшкәртү өлкәсе илдә начар үскән, кайбер пуктлар йөзләгән километр ераклыкта урнашкан. Катыргы Волжск шәһәренә озатылачак; полиэтилен – Казан һәм Магнитогорск шәһәрләренә; пыяла – Новочеркасск шәһәренә (киләсе елга “М7” индустриаль паркында пыяла эшкәртү заводы барлыкка килергә мөмкин); макулатура (кәгазь, газета) – Казанга; ПЭТ – Яшел Үзән районына.
Искәртеп үтәргә кирәк, беренчел чималдан әйбер чыгару, икенчел чималдан ясауга караганда, эшмәкәрләгә арзанрак бәягә төшә. Шуңа күрә, моның белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә булышлык итү чаралары булырга тиеш.
11. Шәһәрлеләргә мәгълүмат бирү һәм аларда чүп аерү күнекмәләрен булдыру планлаштырыламы?
Пилот проекты буенча халыкны мәгълүмат белән тәэмин итү чаралары каралган. Моның өчен листовкалар, плакатлар кулланылачак, контейнерларда сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылачак. Моннан кала, аңлату эшенә волонтерлар җәлеп итәргә уйлыйбыз.
Авиатөзелеш районында өлкән яшьтәгеләр өчен, өйләренә йөре, семинарлар оештырырга планлаштырыла.
12. Проект барлыкка килү Казанда чүп яндыру заводы төзелү белән бәйлеме?
Юк, бәйле түгел. Чүп яндыру заводы буламы, юкмы, чүп аерылырга тиеш. Чүпне полигоннарда саклау – дөрес түгел, моның өчен 900 га җир сарыф ителә. Моның кадәр җир Казанда юк та. Чүп яндыру – калдыклар белән эшнең соңгы этабы.
13. Казанда пластик шешәләр җыю өчен контейнерлар куелган. Әлеге тәҗрибә үзен ничек күрсәтте?
Бу уңай тәҗрибә булды. Казанда 1,6 мең ишегалдында (барлык йортларның өчтән бер өлеше) мондый контейнерлар урнаштырылган.
14. Куркыныч калдыкларны – батареялар, энергия саклый торган терекөмешле, люминесцент лампалар, градусниклар – җыю өчен 80 экобокс алуга бәйге игълан ителгән. Ни өчен алар саны контейнерларга караганда азрак?
Экобокслар һәр йорт янында кирәк түгел. Алар халык күп йөрегән урыннарда урнаштырылачак һәм ярты ел дәвамында тулачак. Кесәгә 4 батарея тыгып, аларны экобокска ташлап калдырырга авырлык тудырмый.
Авиатөзелеш районында 10 экобокс урнаштырырга планлаштырыла. Калганнары 6 районга бүленәчәк. Шулай итеп, һәр районда 10-12 экобокс булачак.
15. Казанның кайсы районнарында эксперимент дәвам итәчәк?
Төгәл график әлегә юк. Авиатөзелеш районында әлеге проект үзен ничек күрсәткәнен көтик. Шулай да, теләк белдерүчеләр булды инде, мәсәлән, “Салават күпере” һәм Вахитов районында яшәүчеләр.
Үзегезнең игътибарлыгыгызны тикшерергә һәм чүпне аерып җыюга әзерләнергә теләсәгез, шәһәрнең рәсми инстаграмына керегез һәм сторизта урнаштырылган “Кайсы контейнерга?” тесты ярдәмендә үзегезне сынап карагыз.