Казан артистлары танылган татар җырчысы җырларын башкарачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу кичәсе Казанда 15 февральдә, танылган җырчының туган көнендә узачак.
Иҗат кичәсе 19.00 сәгатьтә Аксенов скверында башлана. Биредә Казан артистлары Ислам Вәлиев, Әмир Әхмәдишин, Зәринә Вилданова, Булат Шәйми, "Ямьле" вокаль төркеме, Лилия Хәйруллина, Айрат Ганиев һәм Алия Исрафилова башкаруында Илһам Шакиров җырлары яңгыраячак.
Хәтер кичәсен Казанның Мәдәният идарәсе белән берлектә Парклар һәм скверлар дирекциясе оештырды.
Исегезгә төшерәбез, Илһам Шакиров бу елның 16 гыйнварында вафат булды, аңа 83 яшь иде. Ул абруйлы һәм яшь башкаручыларның гына түгел, бөтен татар халкы өчен дә үрнәк булды. Илһам Шакировның югары һөнәри осталыгы һәм фидакарь хезмәте күп кенә мактаулы исемнәр һәм югары дәүләт бүләкләре белән хаклы рәвештә билгеләп үтелде.