Мондый парклар Россиянең алты шәһәрендә эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). 15 декабрьдә Казанда "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге территориясендә (Серов ур., 4а) начар күрүче балалар өчен инклюзив уен паркы ачылачак.
"Рождественский караван" проекты волонтерлары тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә яңа ел бүләкләре тапшырачаклар, шулай ук танып-белү мастер-класслары да уздырачаклар. Ачу тантанасы 13.00 сәгатькә планлаштырылган.
Инклюзив парк спонсорлар ярдәме белән төзелде. Анда теләсә кайсы бала бушлай йөри ала.
Мондый парклар илнең алты шәһәрендә – Волгоград, Саранск, Ростов-на-Дону, Калининград һәм Түбән Новгородта эшли, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.