В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яхшы һава торышы булган очракта, Совет кинематографының шедеврлары белән танышу сентябрь аенда да планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казанда «Ретро-пәнҗешәмбе» урам киноларын күрсәтү сериясе дәвам итә. Иртәгә, 15-нче август көнне, шәһәр халкына «Мы из джаза» музыкаль комедиясен күрсәтәчәкләр.
Режиссер Карен Шахназаров картинасы тамашачыларга 20-нче еллардагы джаз музыкасының яшь энтузиастлары турында сөйләячәк. Фильмдагы төп рольләрне Игорь Скляр, Александр Панкратов-Черный, Леонид Куравлев, Евгений Евстигнеев һәм башкалар башкарган.
«Ретро-пәнҗешәмбе» 22-нче августта узачак «Интердевочка» кинофильмын күрсәтү белән дәвам итәчәк. Ә 29-нчы августта казанлылар ачык һавада «Человек с бульвара Капуцинов» фильмын карый алачак.
Яхшы һава торышы булган очракта, Совет кинематографының шедеврлары белән танышу сентябрь аенда да планлаштырыла. Әйтик, 5-нче сентябрьдә казанлыларга «Полосатый рейс» фильмын күрсәтәчәкләр, ә 12-нче сентябрьдә – «Берегись автомобиля»ны.
Киносеанслар 20.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.