В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәрдә һава +23-25 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). 15 августта Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләргә җылы һава торышы фаразлана. Киләсе тәүлектә алмашынучан болтылы һава көтелә. Казанда төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә шәһәрдә һава температура +11-13 градус булачак, көндез – +23-25 градус. Синоптиклар шәһәрдә яңгыр фаразламый, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Татарстанда киресенчә төнлә көнчыгышта урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнбатыштан, көндез көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. ТР буенча төнлә минималь температуралар +10-15 градус тәшкил итәчәк, көндез максималь температура – +22-27 градус булачак.