Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). 15-нче августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көчсез җил булачак, юнәлешләре вакыт-вакыт үзгәреп торачак. Төнлә һава температурасы + 11-13 градус, көндез +24-26 градус булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан фаразлана. Төнлә минималь һава температурасы +8-13 градус тәшкил итәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +21-26 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.