В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көннең икенче яртысында һәм кич белән урыны белән яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). 15-нче апрельдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Көннең икенче яртысында һәм кич белән урыны белән яңгыр явачак. Җил көньяктан уртача, көндез һәм кичен урыны белән тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә - 3-5 градус, көндез - 16-18 градус җылы булачак.
Республикада шулай ук аязучан болытлы һава торышы фаразлана, көннең икенче яртысында һәм кич белән республиканың көнбатыш районнарында яңгыр явачак. Җил көньяктан уртача, көндез һәм кич белән урыны белән тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 1-6 градус, көндез - 14-19 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.