Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2025, 08:44

Бу елны 146 казанлы 100 һәм аннан да күбрәк яшен билгеләп үтә

1 октябрьдән Казанда Өлкәннәр ункөнлеге башлана

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Казанда пенсия яшендәге шәһәр халкына ярдәм итүгә юнәлдерелгән күпсанлы чаралар уздырылачак. Казанда яшәүче өлкәннәрнең 39 068-е 80 яшен тутырган затлар, 146 казанлы исә быел 100 һәм аннан да күбрәк яшен билгеләп үтә. Алар арасында 133 хатын-кыз һәм 13 ир-ат бар. Казанда озак яшәүчеләр саны соңгы 5 елда 118% ка (2020 елда – 67) арткан. Пенсия фонды мәгълүматлары нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварына Казанда 288 341 пенсионер яши дип теркәлгән. Аларның 71,72% ы – хатын-кызлар.

Ун көн дәвамында өлкән яшьтәгеләр муниципаль ял учреждениеләренә – Константин Васильев, Әмир Мәҗитов, Бакый Урманче музейларына, Василий Аксенов музей-йортына, шулай ук Илдар Зариповның галерея студиясенә бушлай керә алачак. Казанның зооботаника бакчасы 1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр өлкән буын вәкилләрен пенсия таныклыгы буенча шулай ук бушлай кабул итә.

30 сентябрьдә «Ышаныч» психологик ярдәм үзәге Ачык ишекләр көне чарасын уздыра.

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы концертлар шәһәрнең барлык районнарында – 1 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, 2 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә, 7 октябрьдә «Московский» мәдәният үзәгендә уздырыла. Бәйрәм кунаклары өчен Казанның һәм республиканың сәнгать осталары, иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, мәдәният йортлары дистәләгән концертлар, төрле чаралар, мастер-класслар әзерли, өлкән буын өчен кинолар күрсәтеләчәк. 6 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтәчәк «Алтын көздә күңел җырлый» көзге бал бәйрәме әлеге чараларның күркәм бер мисалы булып тора.

Өлкән буынга багышланган бәйрәм чаралары – тематик кичәләр, мастер-класслар, әдәби очрашулар шулай ук яшьләр сәясәте учреждениеләрендә дә узачак.

4 октябрь көнне Физик культура һәм спорт комитеты өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт йөзеннән зур программа тәкъдим итә. Ветераннар һәм пенсионерлар өчен бильярд, шахмат турнирлары, «55 яшьтән узганнар» исемендәге футбол турниры, Крылья Советов паркында «Спорт һәм озын гомер» Скандинавия йөреше фестивале, матур гадәт буенча су спортына кагылышлы «Тән һәм җан яшь булсын өчен» бәйрәме оештырылачак.

Ункөнлек кысаларында шәһәр районнарында өлкәннәр өчен берничә спорт турниры – бильярд, шахмат, шашка, өстәл теннисы ярышлары узачак, йөзү осталыклары тикшереләчәк.

Табиблар шәһәр сырхауханәләрендә өлкән яшьтәгеләргә комплекслы медицина тикшерүе уздырачак һәм өйдә карауга мохтаҗ булганнарга Казанның Сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре үзләре киләчәк.

Районнарның өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре «Фатирны тәртипкә китер» һәм «Социаль базны тутыр» акцияләрен үткәрәчәк. Ягъни пенсионерларга фатирларын җыештырырга, торакларын кышка әзерләргә ярдәм итәчәкләр. Казан халкына өлкәннәргә игътибарлы булуның мөһимлеген искә төшереп, башкала урамнарында, паркларда «Игелек һәм хөрмәт көне» акциясе узачак.

Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе озак еллар бергә яшәгән 12 парның юбилей бәйрәмен тантаналы шартларда котлап үтәчәк.

1 октябрьдә паспорт һәм пенсия таныклыгы яки пенсия фондыннан мөһер сугып алынган белешмә нигезендә шәһәрнең түбәндәге адреслар буенча урнашкан биш мунчасы өлкәннәргә хезмәт күрсәтәчәк: 5 нче мунча – 1 Май урамы, 5 йорт; 10 нчы мунча – 2 нче Юго-Западная урамы, 30 йорт; Левченко бистәсе, Ютазы урамы, 2 йорт; 9 нчы мунча – Үзәк Мариуполь урамы, 49 йорт; 3 нче мунча – Большая Красная урамы, 34/16 (хатын-кызлар көне).

Белешмәне яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы Пенсия фондына алдан мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Яки 8(800)-100-00-01 телефон номеры аша кайнар линиягә шалтыратып, документларны алу тәртибе белән танышырга була.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бәйрәм чаралары һәм эш урыннары ярминкәсе оештыра. 1 октябрьдә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары буенча Мәшгульлек үзәге идарәсендә эш урыннары ярминкәсе, ә Совет районында Эш бирүчеләр көне узачак. Шулай ук ярминкәләр 7 октябрьдә Вахитов һәм Идел буе районнары идарәсендә, 9 октябрьдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә оештырыла.

Ярминкәләрдә пенсия яшенә җитеп килә торган һәм пенсия яшендәге гражданнарга хезмәт, мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк.

Казанда өлкән буын кешеләре өчен «Яшәү яме» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Пенсия яшендәге актив шәһәр халкы проект гамәлгә ашырыла торган 100 дән артык урында – мәдәният йортларында, китапханәләрдә, парклар һәм скверларда, спорт объектларында һәм ишегалларында үз кызыксынулары буенча бушлай дәресләрдә катнаша ала. «Яшәү яме» проекты турында барлык мәгълүматны Казан мэриясенең рәсми порталында табарга яки +7(843)236-42-93 номерына шалтыратып, кайнар линия хезмәте аша белергә була.

Барлык яңалыклар