Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 242 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). Татарстанда 242 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның икесе читтән кергән, калганнары элемтә аша. 70 кеше хастаханәгә озатылган, 172 кеше өйләрендә дәвалана.
Авырулар арасында – Казанда яшәүче 141 кеше, Чистай районыннан – 25 кеше, Яр Чаллыдан – 17 кеше, Түбән Кама районыннан – 13 кеше, Алексеевск һәм Лаеш районнарыннан – җидешәр кеше, Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан – бишәр кеше, Нурлат районыннан – дүртәр кеше, Аксубай һәм Питрәч районнарыннан – өчәр кеше, Югары Ослан, Минзәлә һәм Саба районнарында – икешәр кеше, Апас, Әтнә, Алабуга, Кукмара, Балык Бистәсе, Тукай районнарында берәр кеше бар.
10-нчы ноябрьгә Татарстанда 32 мең 898 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 26 мең 241 кеше савыкты, шул исәптән 165 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 733 мең 171 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 22 мең 350), шулардан 1 млн 161 мең 120 кеше икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 38 мең 58 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 911 мең 713 кеше авырган, 7 млн 654 мең 161 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм аларның эш тәртибе KZN.RU порталында бастырылган.