Ярышларда илне барлыгы 63 яшь белгеч тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Казанда WorldSkills дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының төп составына 14 татарстанлы керде. Ярышларда илне барлыгы 63 яшь белгеч тәкъдим итәчәк.
Россия җыелма командасына 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге 14 кыз һәм 49 егет кергән. Алар - Архангельск, Брянск, Волгоград, Воронеж, Кострома, Курган, Ленинград, Липецк, Новосибирск, Оренбург, Орлов, Рязань, Самара, Свердловск, Тула, Төмән, Ульяновск, Чиләбе һәм Ярославль өлкәләре, Краснодар һәм Красноярск крайлары, Башкортстан, Татарстан, Чувашия республикалары, шулай ук Мәскәү вәкилләре.
Яшь белгечләр хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика, сәнәгать җитештерүе, мәгълүмати технологияләр, сәнгать һәм дизайн, төзелеш өлкәсендә WorldSkills International төп исемлегенең 56 компетенциясе буенча чыгыш ясаячак.
Россия катнашучыларын 56 халыкара эксперт озата барачак, алар дөньяның башка илләрендә катнашучыларны бәяләячәк. Дүрт ярыш көне дәвамында җыелма командага халыкара эксперт бергәлеге һәм индустриянең әйдәп баручы компанияләре тарафыннан һөнәри осталыкны бәяләү өчен эшләнгән биремнәрне үтәргә кирәк булачак.
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты финалистларын 27-нче августта «Казан Арена»да узачак ябылу тантанасында алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләячәкләр. 700 балл җыйган кешеләргә WorldSkills чемпионатларында катнашучыларның халыкара бергәлек тарафыннан һөнәри танылуын раслый торган медальон бүләк ителәчәк, дип хәбәр итә «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге.
Югары нәтиҗәләргә ирешкән Россия катнашучылары, шулай ук аларның экспертларына 1 млн. сумга кадәр акчалата премияләр биреләчәк. «Профессионаизм өчен медальон» өчен катнашучыларга – 300 мең, бронза медаль өчен – 400 мең сум, көмеш медаль өчен – 500 мең сум, алтын медаль өчен 1 млн сум бүләк каралган.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 Татарстан башкаласында 22-27 августта узачак. Анда дөньяның 69 иленнән 1500-гә якын конкурсант катнаша, алар 56 компетенциядә ярышачак. Чемпионат 2019 елда Россиядәге иң масштаблы халыкара чара булачак.