В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңартылган кече архитектура үрнәкләре полимер-ком катнашмасыннан эшләнгән
Тышкы төзекләндерү комитеты фотосы
Киров районының Столяров паркында искергән кече архитектура формаларын алыштыру эше тәмамланды. Иске корылмаларны сүтеп, алар урынына яңа 16 чүп савыты һәм заманча 14 эскәмия куйганнар. Паркта район халкына һәм башкала кунакларына уңайлы булсын өчен урамда җиһазлар санын арттырдылар, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитетында.
Яңартылган кече архитектура үрнәкләре полимер-ком катнашмасыннан – эшкәртелгән пластик калдыклардан ясалган материалдан эшләнгән. Мондый төр урам җиһазлары халык арасында экологик яктан да, практик яктан да танылу ала. Икенчел чималдан эшләнгән җиһазлар үзләренең ныклыгы һәм чыдамлыгы белән әһәмиятле: алар бәрелүләргә чыдам, ватылмый-җимерелмиләр. Композит дымга, кояш нурларына, температура һәм җилнең үзгәрүенә бирешми, шуңа күрә ачык һавада берничә сезон тышкы күренешен саклап тора ала. Эстетик элементлар буларак, мондый эшләнмәләр, табигый ландшафтка туры килеп, агач яки ташны хәтерләтә торган җиһаз сыман та кабул ителә.

Экоҗиһазларны җитештерү өчен пластик шешәләр, пакетлар, стаканнар һәм пленка эшкәртелә. Ваклаганнан соң калдыкларны сыйфатлы ком белән болгаталар, экструдерда эретәләр һәм пресс астында формалаштыралар.
Эшкәртелгән чималдан ясалган кече архитектура үрнәкләре шәһәр киңлекләрендә актив кулланыла. Икенчел чимал кулланып эшләнгән чүп савытларын Тинчурин исемендәге паркта, Урицкий һәм «Калейдоскоп» балалар паркында күрергә була. Горки-Әмәт урманында калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен урналар һәм эскәмияләр, ә Аккош күлендә ятаклар куелган. «Сибур» компаниясе белән хезмәттәшлек кысаларында Наратлыкта һәм Ленин бакчасында шулай ук 30 урна, 36 эскәмия һәм 10 ятак барлыкка килде.
Моннан тыш, Серов бульварының төзекләндерүдән соң икенче чираты ачылганда, эшкәртелгән пластикны кулланып, «Урман фатиры» ял итү зонасы булдырылган. Әлеге проект Мега тарафыннан Qullar предмет дизайны локаль студиясе белән бергә гамәлгә ашырылган.
Qullar студиясе шулай ук сыгылмалы төргәк җитештерүче Danaflex оешмасы, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе белән уртак проект кысаларында «Казан» үзәк спорт комплексы территориясе өчен 6 эскәмия һәм 6 чүп савыты эшләгән.
Горький исемендәге паркта 2023 елда яңартылган шахмат беседкасында шулай ук Qullar студиясе тарафыннан эшкәртелгән пластик кулланып ясалган өстәлләр, урындыклар һәм мәгълүмат такталары тора.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Әмирхан проспектындагы мемориаль скверда Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне юкка чыгару белән көрәшүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәсе төзекләндерелде. Киңлектә биш яңа эскәмия һәм урна барлыкка килгән, монумент янында, мәйдан уртасында брусчатка алыштырылган. Эшләр истәлекле датага – Чернобыль атом электр станциясендәге фаҗиганең 40 еллыгына әзерлек кысаларында үткәрелгән.
Алдарак бу елны Казанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча сигез проект гамәлгә ашырылуы хакында хәбәр ителгән иде. «Тормыш өчен инфраструктура» федераль проекты кысаларында өч зур иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән. Тагын бишесе Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына яңартылган. Финанслауның гомуми суммасы 1,7 миллиард сумнан артып китә.