(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). 14 сентябрьдә Идел буе районында су булмаячак. Бу суүткәргеч тоташтыру һәм бик-көйләү арматурасын урнаштыру белән бәйле.
14 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр су булмаячак:
Кол Гали ур., 2а, 2б һәм Җиңү пр., 56а.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак. "Водоканал" МУП уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.