В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә җылылык йөрткечнең агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Киләсе дүшәмбе, 14-нче октябрь көнне, Казанда җылылык йөрткечнең cу агу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак. Бу максатлар өчен магистраль җылылык үткәргечләрнең су челтәренә Казанның «ТЭЦ-2»-сеннән яшел төстәге буягыч (Уранин-А) кертеләчәк.
Казан җылылык челтәрләре Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләрдән краннардан, шул исәптән кайнар су краннарыннан, «яшел су» килгән очракта, предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүләрен сорый: (843) 291-87-95 (күп каналлы).
Уранин-А Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан җылылык белән тәэмин итү системаларында су агу урынын билгеләү индинаторы буларак куллануга рөхсәт ителгән һәм кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарсыз санала, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.